Мишәбаш авылында "Иң матур чәчәк үстерүче" конкурсына йомгак ясалды [+фоторепортаж]
Мишәбаш авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган "Иң матур чәчәк үстерүче" конкурсына йомгак ясалды.
Барлык чәчәкле бакчаларны карап, аларны үстергән хуҗалары белән әңгәмә корып, чәчәк таҗларыннан ясалган сорау-табышмакларга җаваплар алганнан соң жюрилар тарафыннан бәя бирелде. "Иң матур чәчәк үстерүче" конкурсы җиңүчесенә Маннанова Гөлсинурлар семьясы лаек булды.
Хәния Әхатова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев