Саба районы прокуратурасы, 350 сәгать мәҗбүри эш һәм 2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны сорап, исерек килеш руль артына утырганы өчен моңарчы да административ җаваплылыкка тартылган 26 яшьлек кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады.
Район прокуратурасы 26 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлеше буенча гаепләнә.
Эш материаллары буенча, автомобиль йөртүче ир-ат 2026 елның 10 июнендә исерек хәлдә, Байлар Сабасының Завод урамында «Москвич 3» маркалы автомобиль руле артында тоткарланган. Ир-ат медицина тикшерүен узудан баш тарткан. Документларны тикшергәндә машина йөртүченең аңарчы да аек булмаган хәлдә руль артына утырганы өчен административ җаваплылыкка тартылуы ачыкланган.
Ир-ат үз гаебен таныды. Суд аңа транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан 2 елга мәхрүм итеп, 350 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.
Ирина Шәвәлиева,
прокурор ярдәмчесе.
Нет комментариев