Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Интервью

Рифат Зариповка президент эстраданы чистартырга кушса: “Кайсыбызны чүп дип әйтеп була?”

Татар эстрадасының гаҗәеп киң күңелле, ихлас, юмор хисле артисты Рифат Зарипов белән очрашкан саен үзеннән-үзе кызыклы әңгәмә корыла. Ул нинди бар – шундый, шуңа күрә аның белән аралашу рәхәт. Бу юлы да уйламаган җирдән аралашып алдык. Әлбәттә, Рифатның төпле җавапларын сезгә дә җиткерергә теләдем.

– Рифат, иҗат юлыңны башлаганда: “Татарстан авылларына йөрисе килә, һәр татарның күңеленә кереп каласы килә”,— дигән идең. Бу хыялың тормышка аштымы?

– Әйе, алты ел элек Татарстан Республикасы авыллары буйлап концертлар куя башладык. Кайбер районнарның берничә, ә кайбер районнарның барлык авылларында йөреп чыктык. Беренче елны Татарстанның 168 авылында булдык. Бу хыялым чынга ашты, Аллага шөкер! Авыллардан соң районнарда концертлар куя башладык. Анда да тулы заллар белән җылы кабул иттеләр. Камиллекнең чиге юк, диләр. Хәзер тагын да зуррак төбәкләргә барабыз. Күбесе минем хакта “йолдыз” булды, авылларга килми”, ди. Килми түгел, вакыт җитми. Россия буйлап география киңәйгәннән киңәя бара. Ләкин вакыт калганда, авылларда да чыгыш ясыйбыз. Әйтик, Яңа ел бәйрәмнәрендә авылларга бардык. Аның бер ояты да юк. Казанда да, авылда да бер үк тамашачы.

– Моннан берничә ел элек син, “остазларым булып сөйләшәм, җырлыйм, үз йөземне генә табасым калды”, дип сөйләдең. Бүген бармы синең үз йөзең, таптыңмы аны?

– Үз йөземне табып киләм сыман. Мине юморист дип тә, дәртле җырлар башкаручы буларак та кабул итәләр. Утыздан артып киткәч, мәгънәлерәк җырлар да җырлый башладым. Эчтәлекле клиплар да төшерәсе килә.

– Син Салават Фәтхетдинов, Илсөя Бәдретдинова төркемнәрендә чыгыш ясап, халыкка танылдың. Бүгенге көндә синең төркемеңдә эшләп танылырга теләүче яшь җырчыларны кабул итәр идеңме?

– Әлбәттә, теләге булган талантлы егет-кызларны мин һәрвакыт төркемемдә күрергә әзер! Җәй буе Инстаграмда да: “Төркемемә музыкантлар, биючеләр, юморга бай егет-кызлар эзлим”, дип язган идем. Җавап язучылар күп булды. Төрлесе бар, араларында артык талантлылар да очрады.

– “Татарстанның атказанган артисты” исемен алу “мода”га керде, диләр. Синең өчен бу исемне алу мөһимме?

– Теләсә нинди өлкә хезмәткәрен, әйтик, сварщикны алыйк. Ул еллар дәвамында тырышып эшләгән саен аның разрядлары арта бара. Әгәр сине, чынлап та, бәяли беләләр икән, бу эшләргә тагын да зуррак этәргеч бирә. Ә инде бер районда да, бер авылда да концерт куя алмыйсың, тамашачы җыя алмыйсың, тамашачы сиңа үз теләге белән килми икән, “минем атказанган артист буласым килә”, дип, фәлән суммалар түләп, артист булып булмый. Хәер, мин аның юлларын белмим, ул хакта уйлаганым да юк. Тамашачы яратып, зал тутырып килсә, “атказанган” исеме дә, башкасы да булыр, Алла теләсә. Ул исемне халык бирәдер инде…

– Рифат, соңгы вакытта татар эстрадасында артистлар арасында бәхәсләр еш күзәтелә башлады. Ничек уйлыйсың, бу пиар өчен махсус шулай эшләнәме?

– Чит ил, рус эстрадасыннан күреп пиар уйлап чыгару бар. Ләкин татар халкының менталитеты чит илнекенә дә, русныкына да туры килми. Бездә “матурлык”, “мәгънә”, “оят”, дигән төшенчәләр бар. “Кара” пиарны бездә кабул итмиләр. Русларда эчү, сугышу, талашу кебек хәлләр пиар булып санала. Ләкин бездә мәгънәле булырга, урынлы гына шаярырга, матур итеп киенергә кирәк. Үзебезнең йолалар, гореф-гадәтләр, үзебезнең моң, үзебезнең тәрбия бар. Без – әхлаклы халык һәм башка милләтләргә дә шулай булып күренергә, үрнәк булырга тиеш. Талашып, сугышып йөрү татар халкын бизәми дип уйлыйм.

– Әгәр сиңа Президент тарафыннан татар эстрадасын “чүп-чар”дан чистарту бурычы куелса, нәрсә тәкъдим итәр идең?

– Кайсыбызны чүп дип әйтеп була? Һәркемнең үз тамашачысы бар. Мин яратмыйм икән, башкалар ярата. Болында ромашка да, кыр чәчәге дә, кычыткан да, шайтан таягы, корыган ботаклар да бар. Алар барысы да табигать өчен кирәк. Барысы да булырга тиеш… Кемгә нәрсә ошый, шуңа соклана.

– Данир Сабиров: “- Тел өчен көрәшергә тугел, сөйләшергә кирәк”, – дигән иде. Син татар теле хакында ни уйлыйсың? Чит төбәкләрдә татарларга нинди мөнәсәбәт?

– Мин үзем чит төбәктә – Оренбург өлкәсендәге авылда туып – үскән малай. 17 яшьтә авылдан Казанга чыгып киттем. Безнең авылда барысы да саф татар телендә сөйләшә иде. Хәтта, мәктәптә рус теле дә татарчалы-русчалы булды. “Апа, можномы?” – дип сорый идек. Хәзер авылда балаларга, “Исәнме!” дисәң, алар сине аңламаска да мөмкин. Барысының кулында телефон, интернет… Ике яшьлеге дә, биш яшьлеге дә, ун яшьлеге дә русча сөйләшә. Әби-бабайлары да, “оныкка ярарга тырышам”, дип, белер-белмәс, вата-җимерә русча эндәшә. Күңелне сыкраткан әйберләрнең берсе – шул. Үз балам белән дә тел өчен көрәшергә туры килә. Балалар бакчасында русча сөйләшеп кайта да, өйдә дә рус сүзләрен кыстырып аралаша. Ә без әнисе белән аңламаска тырышкан булып, татарча сөйләшәбез.

– Театрга йөрүеңне беләбез, премьераларда еш күрәбез. Син , үзенә күрә, театр белгеченә әверелгәнсеңдер инде. Бүгенге спектакльләргә нәрсә җитми, синеңчә? Теләк-тәкъдимнәрең?

– Ююк, нинди белгеч булыйм ди?! Мин тәнкыйтьче дә, белгеч тә түгел. Әле үземне дә белеп бетермим. Үземне аңлый, өйрәнә торган вакыт. Театрда мин ял итәм, онытылам. Нинди чорны карасам да – “41нең арбалы хатыннары”, “Гөргөри кияүләре” яки башка спектакльме, шул чорда яшәп, өйгә кайткач та, айный алмыйча йөрим. Бүгенге көндә спектакльләргә барысы да җитә , дип саныйм. Теләк-тәкъдимем: безнең театрлар татарлар яшәгән барлык илләргә гастрольләргә йөрсен иде. Үзебезнең спектакльләрне анда яшәүче татарларга да күрсәтәсе килә.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X