Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Календарь

Ял көннәренә йолдызлар фаразы

15-16 август көннәренә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04) Тәвәккәллек күрсәтүегез төрле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Күңелегез ятмаган эшне калдырып, гомер буе хыялланган шөгыльгә тотына аласыз. Кызыклы очрашулар һәм танышулар көтелә. Зур чыгымнар булуы ихтимал, шуңа финанс операцияләрдә сак булу сорала.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бу көннәрдә мөһим эшләр планлаштырмау хәерлерәк. Хезмәттәшләрегез белән сак булыгыз, тупас сөйләшмәгез. Кемнедер йогынтысына бирелүегез бар. Мәхәббәт өлкәсендә барысы да тәртиптә. Гаилә һәм йорт эшләренә игътибар юнәлтү өчен яхшы вакыт.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тормышыгызда яңа чор башлана, уңышсызлыклар артта кала. Эш урыныгызны алыштыру мөмкинлеге туар. Күптән көтелгән керем керер. Аралашу көне: яңа танышлар яки элекке элемтәләрне торгызу файдалы килешүләр китерергә мөмкин. Сүзләрегезне үлчәп сөйләгез.

Кысла (22.06 – 22.07) Низагка кермәгез, дорфа булмагыз. Гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен яхшы чор. Сәламәтлек ягын кайгырту зыян итмәс. Интуициягезгә таяныгыз — бүген үзегезне борчыган сорауларга җавап табу җиңелрәк булачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Үзегезгә игътибарны арттыру сорала. Моңа кадәр калдырып торган эшкә тотына аласыз. Мәхәббәт өлкәсендә үзара аңлашу. Сатып-алулар канәгатьлек хисе китерер. Туган көнегез чоры якынлаша, энергиягез ташып торачак.

Кыз (24.08 – 23.09) Мөһим карар кабул итәр алдыннан мәгълүматны кат-кат тикшерү кирәк. Гайбәтләргә колак салмавыгыз хәерлерәк, югыйсә эштә низаг чыгуы бар. Гаиләдә тынычлык хөкем сөрә. Вак-төякләргә игътибар итеп, документлар белән эш иткәндә сак булыгыз.

Үлчәү (24.09 – 23.10) Дусларыгыз белән аралашырга киңәш ителә, алар ярдәмгә мохтаҗ. Яңа танышулар файда китерер. Туклануга игътибарлы булу кирәк. Йолдызлар дусларыгызга ярдәм итү өчен менә дигән вакыт дип искәртә.

Чаян (24.10 – 22.11) Сабыр булу зарур, низагка кермәү яхшы. Йорт-җирегезне тәртипкә китерү, ремонт эшләре уңышлы барачак. Финанс мәсьәләләре сезнең файдага хәл ителер. Тирә-яктагыларның кәефен тою сәләте арта.

Укчы (23.11 – 21.12) Күп вакытыгызны якыннарыгыз белән үткәрегез. Мөһим карарлар кабул итми торыгыз. Танышларыгыз белән аралашканда үзегезне әдәпле тотыгыз. Үзсүзле булуыгыз мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясар.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Планнарыгызны тормышка ашыру вакыты җитте. Әти-әниегезгә игътибарлы булыгыз, алар белән киңәшләшмичә мөһим карарлар кабул итмәгез. Яңа танышулар романтик мөнәсәбәтләргә әверелергә мөмкин.

Сукояр (21.01 – 18.02) Баш күтәрми эшләргә туры килер. Ялга китмәсәгез, арып китүегез бар. Йога белән шөгыльләнү җиңеллек китерер. Мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен кулай атна.

Балык (19.02 – 20.03) Акча, документлар белән эш иткәндә саклык сорала, үз өстегезгә артык җаваплылык алмагыз. Ерак сәфәрләр өчен уңышлы чор. Кызыклы очрашулар, танышулар көтелә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев