Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Алексеевск районында юл фаҗигасе: пассажир автобусы катнашында һәлакәт булган

Бүген Алексеевск районы территориясендә зур юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Пассажир автобусы белән «Peugeot» маркалы җиңел автомобиль бәрелешкән

Беренчел фаразлар буенча, 50 яшьлек «Peugeot» автомобилен йөртүче юл йөрү кагыйдәләрен бозган һәм өстенлеге булган автобуска юл бирмәгән. Нәтиҗәдә ике транспорт чарасы бәрелешкән.

Һәлакәтнең төгәл сәбәпләре әлегә ачыклана. Зыян күрүчеләр бармы-юкмы икәне, шулай ук аларның сәламәтлекләренә килгән зыян дәрәҗәсе турындагы мәгълүмат рәсми рәвештә расланмаган, тикшерү бара. Юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләрен ачыклау максатыннан, урынга Алексеевск районы прокуроры шәхсән үзе килгән. Прокуратура хезмәткәрләре авариянең барлык шартларын билгеләү, юл хәрәкәте кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарту өчен тикшерү эшләрен башлап җибәргәннәр.

Чыганак: Татмедиа социаль челтәре

Фото: Прокуратура РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев