Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Һава торышы начарлану сәбәпле, юлларда автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде

Шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте 5 гыйнварда 17.00 сәгатьтән чикләнә.

Һава торышы начарлау сәбәпле, Татарстан юлларында автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнде. Бу хакта республика дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Бүген кич 17.00 сәгатьтән шәһәрара автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнә.

Татарстан Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе синоптикларга сылтама белән көчле кар, күз күреме начар, юлларда кар көртләре булуын, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитүе мөмкин икәнлеген искәртә.

“Республика дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә чыкмаска, юлларда бик сак булырга һәм юл-транспорт кагыйдәләрен сакларга киңәш итә”, - диелгән хәбәрдә.

Куркынычсыз хәрәкәт тизлеген, хәтта рөхсәт ителгәннән дә түбәнне сайларга кирәк. Куркыныч тудыручы маневрлар ясамаска – каршы як хәрәкәт юлына чыкмаска, куркынычсызлык каешын эләктерергә, балаларны кагыйдәләр буенча йөртергә кирәклеге искәртелә.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев