Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсендәге янгында зыян күрүчеләргә ярдәм җыя

Курган өлкәсендә көчле янгын чыгу сәбәпле Шадринск округындагы (районындагы) татарлар яшәгән Йолдыз (Ичкен) авылы янып бетүе турында шомлы хәбәр алынды.

 

Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсендәге янгында зыян күрүчеләргә ярдәм җыя

https://45.mchs.gov.ru

. Бөтендөнья татар конгрессы янгында зыян күргән татарларга ярдәм җыя башлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев хәбәр итте.

«Секундына 30 метр тизлектә искән җил берничә минут эчендә меңнән артык милләттәшебез яшәгән татар авылын юк итте. Йортлар, куралар, техникалар тулысынча диярлек янып бетте. Иң аянычы, янып үлүчеләр дә бар.Соңгы мәгълүматлар буенча аларның саны 6га җитте. Бөтендөнья татар конгрессы буларак без бөтен татар дөньясын Ичкен татарларына ярдәм кулын сузарга чакырабыз», – диде Марс Тукаев.

Конгресстан беренче ярдәм машинасы 10 май көнне юлга кузгалачак. Ярдәм әйберләтә дә, акчалата да җыела. Зыян күрүчеләргә кирәкле әйберләрне Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5 буенча урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына алып килергә мөмкин. Матди ярдәм өчен әлегә махсус счет ачылмаган. Шуңа күрә акчаны Марс Тукаевның номеры аша картасына күчерергә мөмкин. 89872974229 номеры картага беркетелгән.

«10сы көнне счет ачабыз. Әлегә үземә җибәрәләр, һәрберсен язып барам», – диде Марс Тукаев.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/botendonya-tatar-kongressy-kurgan-olkasendage-yangynda-zyyan-kurucelarga-yardam-yya-5870723

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X