Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Янгын фаҗигасе: Буа районында ике кешенең гомерен өзгән ут буенча җинаять эше кузгатылды

Татарстанның Буа районында янгында ике кеше һәлак булган.

Буа районының Яңа Чәчкап авылында ике катлы шәхси йортта чыккан янгын фаҗига белән тәмамланган: 80 яшьлек ир-ат һәм 77 яшьлек хатын-кызның мәетләре табылган. Коткаручылар 51 яшьлек ир-атны, 45 яшьлек хатын-кызны һәм 17 яшьлек үсмерне уттан алып чыга алган.

Тикшерүчеләр «Җәмәгать өчен куркыныч ысул белән үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар. Хәбәр ителгәнчә, җинаять кылуда вафат булганнарның 51 яшьлек улы шикләнелә — ул йортка ут төрткән булырга мөмкин дип фаразлана. Вакыйганың барлык нечкәлекләрен ачыклау дәвам итә, тикшерүне прокуратура контрольда тота.

Чыганак: Татар информ 

Фото: Татар информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев