Яр Чаллыда коткаручылар янган йорттан 10 кешене алып чыккан
Хатын-кыз кулын пешергән, ләкин госпитализациядән баш тарткан
28 июль кичендә Яр Чаллы шәһәрендә 12 катлы күп фатирлы йортта янгын чыккан. Гомуми коридорда ут чыга -бишенче һәм алтынчы катлар арасындагы мәйданчыкта җиһазлар һәм әйберләр яна башлый. Янгын мәйданы 12 квадрат метр тәшкил иткән. Коткаручылар югары катлардан яшәүчеләрне оператив рәвештә эвакуацияләгәннәр. Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре хезмәткәрләре, сулыш органнарын саклау өчен махсус битлекләр кулланып, баскыч ярдәмендә төтен зонасыннан 10 кешене чыгарган.
Өйдә яшәүчеләрнең берсе, 1978 елгы хатын-кыз, беренче-икенче дәрәҗәдәге сул кулы пешкән. Әмма госпитализациядән ул баш тарткан. Коткаручылар килгәнче янган бинадан тагын бер кеше мөстәкыйль рәвештә чыгып киткән.
Янгынның башлангыч сәбәбе-электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Чыганак: «Комсомольская правда»
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев