Ир-атка әле штраф түләргә кирәк булачак
Татарстан суды Тукай районының Белоус авылында яшәүче 43 яшьлек кешегә карата җинаять эшен карады һәм аны исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепле дип тапты. Судта ачыкланганча, 2025 елның мартында ир-атны исерек килеш машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартканнар һәм штраф салганнар.
Ә бер айдан соң аны исерек килеш Белоус авылы урамында квадроцикл руле артында тоткарлыйлар. Суд татарстанлыны дәүләт кеременә керәчәк 200 мең сумга штрафка тарткан һәм аның квадроциклын тартып алган, дип хәбәр итәләр Татарстан прокуратурасында.
Чыганак: «Реальное время»
Фото: Ясалма фәһем
Нет комментариев