Кама Тамагында Иделдә агым алып киткән Казан кешеләрен коткарганнар
Ир-атлар елга буйлап йөзеп йөрергә уйлаган, әмма бензиннары бетеп, көймәне агым алып киткән.
Кама Тамагында Иделдә ишкәксез резина көймәдәге Казан кешеләрен коткарганнар. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич бердәм 112 экстрен хезмәте номерына Иделдә ишкәксез резина көймәдә йөзүче ике ир-атны агым алып китә башлавы турында хәбәр алынган. Тенеш һәм Кама Тамагы бистәләре арасында аларның бензины беткән, аннан ишкәкләренең берсе сынган.

МЧС хезмәткәрләре Казан кешеләрен көймәдә табып, ярга чыгарган. Ир-атларга медицина ярдәме таләп ителмәгән.


Фото: ГУ МЧС России по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев