Саба таңнары

Сабинский район

18+
Хәвеф-хәтәр

Казакъстанда автобуста янгын чыгып 52 кеше һәлак булган

Казакъстанның көнбатышыда автобуста янгын чыгу нәтиҗәсендә 52 кеше һәлак булган. Биш кеше генә исән калган.

Фаҗига җирле вакыт белән иртәнге 11нче яртыда Актүбә өләксендәге Калыбай авылы янында була. "Икарус" автобусы Самара-Шымкент юлының 1068нче километрында барган җирдән яна башлый, дип хәбәр ителә.

Автобуста 55 юлчы һәм ике йөртүче була. Бары тик биш кенә кеше чыгып котыла, калганнары янып үлә. Янгынның сәбәпләре билгеле түгел.

Nur. kz мәгълүматына караганда, һәлак булучыларның барысы да Үзбәкстан ватандашлары булган.

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Казакъстанда автобуста янгын чыгып 52 кеше һәлак булган

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев