Төрле имгәнүләр алган 14 яшьлек кызны хастаханәгә алып киткәннәр.
Казанда “Дэу” чит ил машинасы “зебрада” 14 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта “Татар-информ”га республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.
“Кичә 19:52 сәгатьтә Карбышев урамында “Дэу” машинасының 43 яшьлек йөртүчесе 14 яшьлек кызны бәрдергән. Ул җәяүлеләр кичүе аша юл аркылы чыгып барган булган”, - диделәр ЮХИДИдә.
Авария нәтиҗәсендә бала төрле имгәнүләр алган һәм аны хастаханәгә алып киткәннәр.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев