Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кукмарада мәет табылган

Хокук саклаучылар тарафыннан мәетнең шәхесе ачыкланган.

24 мартта 11.05 сәгатьтә Кукмара киез итек-киез комбинаты артында мәет табылган.

"Вакыйга булган урынны тикшерү вакытында киез итек-киез комбинатыннан 300 метр арадагы элеккеге чистарту корылмалары җимереклекләрендә ир кеше мәете табылуы ачыкланды. Янында документлары да, әйберләре дә юк, мәет өшегән хәлдә иде”, – дип хәбәр иттеләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Хокук саклаучылар тарафыннан мәетнең шәхесе ачыкланган. Ул 1972 елгы Кукмара кешесе булып чыккан. Үтерелү билгеләре табылмаган.

Фото: Кукмара районы эчке эшләр бүлегеннән

http://kukmor-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев