Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Куркыныч статистика: Татарстан сулыкларында быел инде 31 кеше батып үлгән

һәлакәтләрнең төп сәбәбе элеккечә кала — җиһазландырылмаган урыннарда коену. Шул ук вакытта коткаручылар 25 кешене, шул исәптән алты баланы үлем тырнагыннан йолып калганнар.

  Ел башыннан Татарстанда суда 31 кеше һәлак булган, шул исәптән өч бала. 25 кеше коткарылган, шуларның алтысы — балигъ булмаганнар. Мондый саннарны кабминдагы киңәшмәдә республиканың кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев җиткерде. Узган ел шул ук чорда 44 кеше һәлак булган. Ул вакытта 30 граждан коткарылган , алар арасында — дүрт балигъ булмаган бала да бар.

 Татарстанда су коену сезонында 18 кеше һәлак булг, дип хәбәр ителә тәкъдим ителгән презентациядә. Бу чорда 12 кеше коткарылды.

 Ел саен кешеләрнең суда һәлак булуының төп сәбәбе-җиһазландырылмаган урыннарда коену. Һәлак булучыларның күпчелеге су коену сезонына туры килә, - дип ассызыклады докладчы.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Яшел Үзән районында кешеләр суда һәлак булганнан соң рейдлар көчәя, ә Франциядә өч атна эсседә 131 кеше баткан.

Чыганак: «Реальное время»

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев