Лениногорск шәһәрендә сулыкта 15 яшьлек кыз батып үлгән
Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татарстан хәбәрләре»
Лениногорскта тикшерүчеләр Менделеев урамындагы буада батып үлгән 15 яшьлек яшүсмернең үлеменнән соң җинаять эше кузгаткан. Фаҗига алдагы көнне була. Кичкә таба водолазлар яшүсмернең гәүдәсен ярдан 40 метр ераклыкта биш метр тирәнлектә табалар һәм аны хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшыралар.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында билгеләп үтүләренчә, бәхетсезлек очрагы булган урын су коену өчен җиһазландырылмаган. Булган факт буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.
Чыганак: «Вести Татарстан»
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев