Әлмәт янында Toyota машинасына бәрелгән катафалк әйләнеп капланган
Бүген иртәнге сәгать тугызынчыда Кузайкино һәм Нурлат юллары киселешендә һәлакәт булган.
Әлмәт янында Toyota машинасына бәрелгән катафалк әйләнеп капланган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар сөйләвенчә, бүген иртәнге сәгать тугызынчыда Кузайкино һәм Нурлат юллары киселешендә һәлакәт булган. Биредә «ГАЗель» ритуаль хезмәт күрсәтү машинасы һәм Toyota внедорожнигы бәрелешкән. Көчле бәрелүдән микроавтобус юл кырыена ауган, аннан соң әйләнеп капланган.
«Чит ил машинасы йөртүчесе хәле авыр булуга зарланды. Әмма табиблар аны госпитализацияләүдән баш тартты», - диделәр юл-транспорт һәлакәте шаһитлары.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев