Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Мерседес» машинасы Казан зоопаркының стенасына килеп бәрелгән

«Замбези елгасы» объектларының берсенә автомобиль китергән зыянны исәплиләр.

Казан Зооботаника бакчасы стенасына «Мерседес» машинасы бәрелгән. Хәзер стеналарны төзекләндерү өчен чыгымнарны исәплиләр. Бу хакта «Татар-информ»га Казан зооботаника бакчасының Массакүләм-матбугат чаралары белән хезмәттәшлек буенча белгече Елена Варфоломеева хәбәр итте.

Яңа төзелә торган зоопарк территориясендәге «Замбези елгасы» объектларының берсенә автомобиль китергән зыянны исәплибез, дигән ул.

«Авария турында без иртән эшкә килгәч белдек. Хәзерге вакытта диварларны яңадан торгызачаклар дип әйтергә була. Ләкин әлегә кем хисабына икәнлеге билгеле түгел. Хәзер юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бинага китерелгән зыян исәпләнә», - дип сөйләде Варфоломеева.

 

 

Фото: Соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев