Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Мәскәү метросында поезд астына эләккән Чаллы кешесе исән калган

Поезд узганда ул рельслар арасында ятып кала.

Чаллы кешесе Мәскәүдә метро поезды астына эләккән. Ул исән калган. Бу турыда башкала метрополитены буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенә сылтама белән "Ройссийская газета" хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәл"Арбатская" станциясендә була. Чаллыдан килгән 37 яшьлек ир-ат аягының аягы таеп китә һәм ул тимер юлга егыла. Поезд узганнан соң, фаҗига шаһитлары аны рельслар арасында яткан килеш күреп ала. Табиблар буыннар тартылуы һәм бәрелүләр генә булуын ачыклый.

Чаллы кешесе бу хәлгә кадәр документларын югалткан була. Кайгыдан өч литр сыра эчә. 

Фото: https://pixabay.com | Free-Photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев