Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әни кеше яңа туган игезәк балаларын урамга чыгарып ташлаган

Новосибирск өлкәсендәге Шагалово авылында бер хатын яңа туган игезәк балаларын урамга чыгарып ташлаган. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте.

Бала сөякләрен биредә яшәүче үсмер тапкан. Малай металлолом эзләгән чакта сөякләр күреп ала. Хәзер аларның анасын - 29 яшьлек хатынны тоткарлаганнар.

Бу хатын 2021 елның октябрендә игезәк балаларны өйдә табуын, сабыйларының үле булуын әйтә. Ул балаларының «мәетләрен урамга алып чыгып, күмеп куйдым», дип сөйли.

Күршеләре сүзләренчә, В. исемле хатын былтыр фельдшерлыкка укыган, тик медучилищены тәмамламаган. Ул ике улы белән яши, ире юк. Зур гәүдәле хатынның корсагы гел була, шуңа күрә аның йөкле булуын да беркем абайламый. Балалар сөяге табылгач кына искә төшерәләр. В. 2021 ел кышыннан көзгә кадәр беркайда да эшләми. Аңа әти-әнисе булыша, җәй көнне ул өйдә яхшы ремонт ясый. Көз көне кисәк кенә Шагаловодан Коченевога китеп бара. 

«29 яшьлек хатын тоткарланды. Ул үзе сөйләгәнчә, 2021 елның октябрь азагында өйдә үле балалар тудыра. Өйдә кеше булмый, йөклелек турында да беркем белми.  Ул балаларын фатирдан алып чыга, өй янындагы ташландык сарай янында чирәм өстендә калдыра», – дип сөйли «Комсомолка»ның хокук саклау органнарындагы чыганагы.

Сабыйларның анасын табу өчен тикшерүчеләр йөзләп кешене сораштыра, биредә яшәүче хатыннардан ДНК алалар. 

В. исемле хатын чыннан да үле балалар тудырганмы, әллә үтергәнме икәнен тикшерүчеләр ачыклаячак, диелә хәбәрдә.

Чыганак : https://intertat.tatar/news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев