Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Нурлат районында янгында 72 яшьлек ир-ат һәлак булган

Янган йорттан аны шаһитлар алып чыккан.

     29 июнь кичендә Нурлат районының Иске Чаллы авылында бер катлы шәхси йортта янгын чыккан. Төтен чыкканын күреп, урамнан узып баручылар янган йорттан 72 яшьлек ир-атны алып чыккан, дип хәбәр итә Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

    «Ашыгыч ярдәм» килүгә зыян күрүче вафат була. Ут үзе янгын сүндерүчеләр тарафыннан сүндерелгән. Белгечләр хәзер булган хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый. Беренчел версия буенча, янгын өлкән яшьтәге ир-ат ризык әзерләгәндә саксызлык күрсәткәндә килеп чыккан, дип фаразлана.

Чыганак: «Комсомольская правда»

Фото: «Татар информ» 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев