Республика клиник хастаханәсендә эт талаган көмәнле хатынның йөзен өлешләп җыйганнар
Хәвеф-хәтәр

Республика клиник хастаханәсендә эт талаган көмәнле хатынның йөзен өлешләп җыйганнар

Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә йөзен эт умырган көмәнле хатын-кызга ярдәм иткәннәр. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Узган ялларда 36 яшьлек авырлы хатын-кызны район хастаханәсеннән ашыгыч ярдәм машинасында Республика клиник хастаханәсенә алып киләләр. Аның йөклелек срогы – 32 атна, битендә өзгәләнгән яралар була.

Пациент сүзләренчә, ул этне сыйпамакчы булган. Әмма эт усал булып чыккан һәм хатын-кызга ташланган.

Республика клиник хастаханәсендә хатын-кызның яраларын эшкәрткәннәр, укол кадаганнар. Хирург Руслан Таһиров һәм оториноларинголог Алексей Васильев пациентның яңагын, аскы иренен һәм ияген кире үз хәленә кайтаруга ирешкән.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/respublika-klinik-xastaxanasenda-et-talagan-komanle-xatynnyn-iozen-oleslap-yigannar-5877580


Нет комментариев