Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Хәвеф-хәтәр

Севастопольдә 4,4 магнитудалы җир тетрәүләр теркәлгән

Севастополь шәһәренең яр буенда 7 тапкыр җир тетрәве күзәтелде

     Бу хакта шәһәр губернаторы Михаил Развожаев Кырым сейсмик челтәре мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ике җир асты тетрәве халык өчен сизелерлек булган. Беренче 3,7 магнитудалы җир тетрәү Мәскәү вакыты белән 06:14 сәгатьтә Севастопольдән якынча 26 чакрым ераклыкта, икенчесе 4,4 магнитудалы — Мәскәү вакыты белән 08:48 сәгатьтә шәһәрдән 30 чакрым ераклыкта булган.

    Исегезгә төшерәбез, 8 июньдә Филиппин ярлары янында көчле җир тетрәү булды. European-Mediterranean Seismological Centre мәгълүматлары буенча,  магнитуда 8,1 тәшкил иткән. 

Чыганак: «Реальное время»

Фото: Ясалма фәһем

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев