Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

ТАТАРСТАНДА БЕР ИР-АТ МУНЧАДАН КАЙТКАНДА ҮЛГӘН

Ир-атның аягы таеп китә һәм ул башы белән бәрелә.

Казанның 1 май урамында урнашкан мунчада 50 яшьлек ир-ат баскычтан егылып төшеп вафат булган, дип хәбәр итә "Татарстан 24" телеканалы.

Шаһитләр сузләренчә, фаҗигә фойега илтә торган узәк баскычта була. Мунчада юынганнан соң, 50 яшьлек ир-ат абыйсы белән киемнәрен җыеп кайтырга чыгып барганда аягын авырттырып баскычтан аска егылып төшә. Башы белән бетон баскычка бәрелгәч, авыр тән җәрәхәтләре алган ир-ат шунда ук җан бирә. Тиз килеп җитсәләр дә, табиблар аның гомерен саклап кала алмый. Фаҗига шаһитләре ир-атның аек булмавын кире какмыйлар, шунлыктан баскычтан төшкәндә тизлекне саклап кала алмыйча егылган, дип фаразлыйлар.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев