Татарстанда фура елгага төшеп китеп әйләнеп капланган, шоферы һәлак булган
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда фура елгага төшеп китеп әйләнеп капланган, шоферы һәлак булган

Авария бүген иртән Миңлебай авылы янында килеп чыккан.

Татарстанда фура юлдан чыгып китеп, елгада әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

Шаһитлар мәгълүматы буенча, бүген иртән Миңлебай авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында ачыклап узуларынча, «КАМАЗ»ның 49 яшьлек шоферы, башлангыч мәгълүматлар буенча, Әлмәт-Лениногорск трассасының 9нчы чакрымында тизлекне арттырып, йөк машинасы белән идарә итүне югалткан.

Нәтиҗәдә, машина елгага төшеп китеп, әйләнеп капланган. Шофер алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев