Татарстанда самокатта хәрәкәт итүче яшүсмер КАМАЗ кузовындагы баганаларга бәрелеп һәлак була
Ул юлдан барганда идарәне югалтып КамАЗ кузовындагы баганаларга килеп бәрелгән, дип хәбәр иттеләр Республика тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.
Татарстанның Лаеш районындагы «Аэросити-2» торак комплексы районында самокатта йөрүче 15 яшьлек яшүсмер һәлак булды. Ул юлдан барганда идарәне югалтып йөкне бушатырга торган КамАЗ кузовындагы баганаларга килеп бәрелгән, дип хәбәр иттеләр Республика Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә.
РФ Җинаять кодексының 109 маддәсе нигезендә саксызлык аркасында үлемгә китергән җинаять эше кузгатылган. Хәзер булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре бара.
Чыганак: «Реальное время»
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев