Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда томан аркасында килеп чыккан юл һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән

Кичә иртән Саескан Тавы – Шәле автомобиль юлының 1нче чакрымында «Лада Ларгус» светофорга туктаган йөк машинасына килеп бәрелгән.

Татарстанда күз күреме начар булу сәбәпле килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Дүшәмбе көнне, 11 мартта, 7.10 сәгатьтә «Лада Ларгус» шоферы, башлангыч мәгълүматларга караганда, һава торышы начар булуга да карамастан тизлеген арттырган һәм светофорга туктаган «МАН» йөк автомобиленә килеп бәрелгән», - дип искәрттеләр Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, «Лада»ның 22 яшьлек шоферы һәм 29 яшьлек пассажиры алга җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев