ТР тикшерүчеләре әни һәм ике бала һәлак булган юл-транспорт һәлакәте буенча җинаять эше кузгаткан
Һәлакәт нәтиҗәсендә 41 яшьлек хатын һәм аның 4 һәм 9 яшьлек ике баласы һәлак була.
Татарстан тикшерүчеләре өч кешенең үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте факты буенча җинаять эше кузгатты. Хәзер хокук саклаучылар булган хәлнең барлык шартларын ачыклый. Кирәкле экспертизалар билгеләнгән, дип хәбәр итте республика тикшерү комитеты матбугат хезмәте.
Кичә кич Буа — Ульяновск трассасында 54 яшьлек Казанда яшәүче җиңел машинасында каршы як полосага чыга һәм идарә итә алмыйча, ике автомобильгә бәрелгән, аларның берсендә ир белән хатын балалары булган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 41 яшьлек хатын һәм аның 4 һәм 9 яшьлек ике баласы һәлак була. Тагын биш кеше хастаханәгә китерелде. 54 яшьлек машина йөртүче исерек булган, дип билгеләп үтелә.
Чыганак: «Реальное время»
Фото: «Реальное время»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев