Кешеләр зыян күрмәгән.
Удмуртиядә Пугачево авылында янгынны туктатканнар. Ачык утны сүндергәннәр, дип хәбәр итте "Интерфакс".
Агентлыкка бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән әйткәннәр.
- Кичә Удмуртиядә Пугачево авылында элеккеге хәрби складлар территориясендә сугыш кирәк-яраклары шартлады. Кара төтен күкне биләп алды һәм шартлау тавышлары ачык ишетелде.
"Ачык учаклар юк. Авиация һәм янгын-коткару техникасы ярдәмендә урынга су сибү башкарыла", - дип сөйләгән агентлык чыганагы.
Кешеләр зыян күрмәгән.
- Удмуртия хезмәттәшләренә Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 101нче янгын сүндерү-коткару частеның янгын сүндерү бүлекчәсе ярдәмгә килгән. Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга янгын сүндерү пунктлары әзерлектә торды.
Фото: http://www.tatar-inform.tatar


Нет комментариев