Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әгерҗе янында хәрби складларда сугыш кирәк-яраклары шартлый

Складлар Әгерҗе янында булуга карамастан, Татарстанда яшәүчеләргә куркыныч янамый.

Әгерҗе тирәсендә хәрби складларда сугыш кирәк-яраклары шартлый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш дарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Удмуртия республикасының Малопургинск районы Пугачево авылы тирәсендә шартлаулар турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына килгән.

Әгерҗедән 8,5 км ераклыкта сугыш-кирәк яраклары шартлавы һәм элеккеге хәрби складлар януы ачыкланган.

Гадәттән тыш хәл урынына Янгынга каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча 101нче янгын сүндерү-коткару частеның янгын сүндерү бүлекчәсе барган.

Фото: соцсети

http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Әгерҗе янында хәрби складларда сугыш кирәк-яраклары шартлый

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев