Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ак яулыклы акъәби [+фотолар]

Йөзләгән укучыларына хөрмәтле укытучы, биш баласына кадерле әни, авылның ихтирамлы Акъәбисе, кыскасы, Кызыл Мишә авылының мөхтәрәм өлкәннәренең берсе ул. Алай гына да түгел, яшьлектә кавышкан яры белән 60 ел пар канатлар булып гомер кичереп, бүген дә Тәлгате белән аткан һәр таңга сөенеп яшәүче бәхетле хатын-кыз да ул. Зәләфрүз апа Гаттарованың...

Йөзләгән укучыларына хөрмәтле укытучы, биш баласына кадерле әни, авылның ихтирамлы Акъәбисе, кыскасы, Кызыл Мишә авылының мөхтәрәм өлкәннәренең берсе ул. Алай гына да түгел, яшьлектә кавышкан яры белән 60 ел пар канатлар булып гомер кичереп, бүген дә Тәлгате белән аткан һәр таңга сөенеп яшәүче бәхетле хатын-кыз да ул.

Зәләфрүз апа Гаттарованың һәр сүзендә тирән мәгънә, яшәү асылы, тормышны сөю чагыла. Һәр көнен изге гамәл-гыйбадәттә үткәреп, хак динебезне зурлап яшәүне тормыш кыйбласы итеп алган акъәбинең һәр сүзен күңелгә уеп калдырасы, үзеңә өлге итеп аласы килә. Чордашлары кебек, сугыш чоры аның күңелендә дә тирән яра калдырып, гомер буе тынычлыкның кадерен искәртеп тора. 1935 елда туган кыз апасы Луиза белән Эзмә басуыннан атлык җыеп, әнисенең шуннан аш пешерүен, шуның белән генә ачлыктан исән калуларын бүген дә сыкранып искә ала. Ачлыктан гаҗиз булган кечкенә энесе Мөхәрләмнең: «Тагын яфрак ашымы?» - дип өзгәләнүен бүген дә оныта алмый әле. Ат арбасы астында калып фаҗигале төстә 18 яшендә үлгән энесе белән бәйле хатирәләр гомер буе күңелендә авыр яра булып яши. Инде күп еллар үтелгән, гомер йомгаклары сүтелгән. «Нәселебез бик дини, әтием дә, бабам да мәэзин иделәр. Раскулачивание михнәтләрен дә күргәннәр. Дингә якынаю шулардан ук килгәндер»,- ди Зәләфрүз апа. Ул үзе дә кечкенәдән аң-белемгә омтыла. Тимершыкта җиде сыйныф тәмамлаганнан соң да, белем алу омтылышы кимеми. Сугыш чорында хезмәт армиясенә алынган әтисе исән-сау кайтып, ул чорның үзәгенә үткән заемнарны түләү өчен Свердловск шәһәренә китеп эшкә урнаша. Зәләфрүз ханым да әтисе белән ерак юлга кузгалып, эшче яшьләр мәктәбендә укып, 10 сыйныфны тәмамлый. 1956 елда алар авылның иң мөхтәрәм, тәрбияле нәселеннән булган Тәлгать абый Гаттаров белән гаилә коралар.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев