Кичә, бүген, иртәгә
“Игелек атнасы” дәвам итә
5-19 сентябрьдә республикада "Игелек атнасы" акциясе үтә. Саба урман хуҗалыгы музее да шул уңайдан Шәмәрдән "Балкыш" тернәкләндерү үзәгеннән кунаклар кабул иткән.
Кунаклар - олы яшьтәге, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан ял йортына җыелган апа-абыйлар. "Без аларны җылы каршылап, эчтәлекле, кызыклы экскурсия белән шатландырырга тырыштык", - ди музей хезмәткәрләре.
Килдебәк һәм Югары Симет авыл китапханәчеләре мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә тыл ветераны һәм икенче төркем инвалид хатын-кызларның өенә барып, күчтәнәчләр тапшырганнар.
Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән авыл китапханәсе хезмәткәрләре китап укучы пенсионерлар Рәхилә Гадилова, Галина Фәтхинурова, Галина Данилованың өйләрендә булып кайтты. Аларга яңа журналлар һәм тирән эчтәлекле китаплар тәкъдим иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев