Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Өлкәннәр йортыннан - гаиләгә

Татарстанда 2017 ел башыннан яңа социаль проект гамәлгә ашырыла башлаячак. Аның максаты - өлкәннәр йортында тәрбияләнүчеләрне гаиләләргә урнаштыру. Мондый проект Россиянең 17 төбәгендә гамәлгә ашырыла. Өлкәннәргә урын йортның түрендә булса да, картлар йортлары да буш түгел. Республикадагы 26 картлар йортында меңгә якын кеше яши. Шул ук вакытта Россия буенча алганда...

Әйе, һәркемгә төрле язмыш язылган: кемдер баласы тәрбиясендә кадер-хөрмәттә көн күрә, кемдер картлар йортында… Сүз дә юк, картлар йортларында шартлар бик яхшы. Яткан урыннары пөхтә, тамак­лары тук, өсләре бөтен. Анда ашаталар, киендерәләр, юындыралар. Ләкин андагы өлкәннәр барыбер дә ялгыз. Белгечләр әйтүенчә, яңа проект аларны шушы ялгызлык хисеннән арындырырга һәм күпмедер дәрәҗәдә картлар йортына булган чиратны киметергә ярдәм итәчәк.

Әлеге проект хакында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин сөйли:

- Картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәребез саны күп булмаса да, бар. Лесхоз картлар йорты-интернатында безнең районнан 19 өлкән кеше яши. Ә тулаем алганда, биредә 87 кеше тәрбияләнә. Шуларның 7се түләүле шартларда яши. Кем белә, бәлки арабызда киң күңелле, олы йөрәкле кешеләр табылып, өлкәннәребезгә гаилә җылысы бүләк итәр. Әби-бабайларны үз гаиләләренә алырга теләүче кешеләр хезмәткә ярак­лы, бер тапкыр да хөкемгә тартылмаган булырга тиеш. Шулай ук торак шартлары яхшы булу һәм тәрбиягә алган кеше белән туганлык мөнәсәбәтләрендә тормавы шарт. Өлкәннәрне үз гаиләләренә алырга теләк белдерүчеләр өчен матди кызыксындыру чаралары да каралган. Инвалидлыгы булмаган яки III төркем инвалидлык билгеләнгән кешене тәрбияләсәң - 4 мең сум, II төркем инвалидны караган өчен - 6 мең сум, I төркем инвалидларны тәрбиягә алучыга 8 мең сум акча түләнәчәк. Тәрбиягә алучылар әби-бабайның, өлкән кеше үзе дә бу гаиләнең милкенә дәгъва итә алмый. Дәүләт тарафыннан билгеләнгән ярдәмчеләргә өлкән кешенең кеременә пенсиясен үзенә алу хокукы бирелсә дә, аның өлкән кешегә калган өлеше 25 проценттан да ким булмаска тиеш. Шулай да, әби-бабайларны тәрбиягә алуның асылында гаиләгә акчага кызыгу түгел, ә чын күңелдән кеше хәленә керү, изге җанлылык ятарга тиеш. Документларга килгәндә, шәхесне раслаучы паспорт, авыл җирлегеннән гаилә составы һәм тормыш шартлары, хастаханәдән җитди авырулар юклыгы турында белешмә, хөкем ителмәгәнлек, шулай ук, гаилә әгъзаларының ризалыгы турындагы кәгазьләр кирәк булачак. Тулырак белешмәләрне район халыкны социаль яклау бүлегенә килеп, йә булмаса 2-34-37, 2-41-55 телефоннары аша алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев