Мичән, Шыңар, Симет авыл җирлекләрендә әлеге чисталык икеайлыгына багышланган киңәшмә узды [+фото]
Агымдагы елның 1 апреленнән районда "Санитар-Чисталык" икеайлыгы игълан ителде. Ул 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Икеайлык барышында эрегән кар астыннан чыккан чүп-чарны чистарту, тирә-юньне тәртипкә китерү күздә тотыла.
Кайберәүләр кар астыннан чыккан чүп-чарны яга. Ә көннәр коры һәм җилле торганда, ут бер мизгел эчендә таралырга мөмкин. Шул уңайдан Мичән, Шыңар, Симет авыл җирлекләрендә әлеге чисталык икеайлыгына багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәдә оешма-учреждение җитәкчеләре белән язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде, брошюралар таратылды. Авыл халкына янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, янгын очрагында үз-үзеңне тоту тәртибен кабат искә төшерү кирәклеге искәртелде. Киңәшмәдә шулай ук игътибар антитеррорчылык куркынычсызлыгына юнәлтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев