Кичә, бүген, иртәгә

«Мотыйгулла» мәчетенә ярдәм

Хөрмәтле райондашлар! Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән Сабабызда тагын бер мәчет сафка басып килә.

Бүгенге көндә аның диварлары өелгән, төзелешне дәвам итү өчен әле шактый зур суммада матди ярдәм сорала. Хәйрия акчалары өчен хәзер Сабаның «Казанские аптеки» даруханәсенә дә әрҗә куелды. Сәдака акчаларын шунда кертеп калдырырга мөмкин.
Мәчет салуда булышу- саваплы гамәл. Күңелендә изге нияте булган һәркем бу олы эшкә үз өлешен кертсен иде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен алырга ашыгыйк.

Нет комментариев