Кичә, бүген, иртәгә

Парклар һәм скверлар көненә багышланган ярышларга чакырабыз

17 сентябрьдә Сабаның "Олимп" стадионында Парклар һәм скверлар көненә багышланган район ярышлары үткәрелә.

Максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, кешеләрнең шәхси мөмкинлекләрен мөмкин кадәр күбрәк ачу. Ярышлар программасына аркан тартышу (3әр кешедән командалар, ирләр һәм хатын-кызлар), армспорт, гер күтәрү, җирдән этелү (хатын-кызлар), турникта тартылу, подьем переворот ясау( ир-егетләр), урам тренажерларында ярышу кергән. Баш судья - Рифат Хисамов. Ярышлар 11 сәгатьтә башлана. Призлы урыннарны алучыларга акчалата призлар һәм грамоталар тапшырылачак.


Нет комментариев