Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Патриотик чара «Без хәтерлибез, без горурланабыз!»

Бүген, 30 нчы апрель көнне, «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Саба төбәк бүлеге инициативасы белән Байлар Сабасында "Без хәтерлибез, без горурланабыз!» чарасы узды.

Чараның максаты-районыбызның яшьләренә патриотик тәрбия бирү. Анда Саба муниципаль районы җитәкчеләре, “Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге әгъзалары, «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Саба төбәк бүлеге әгъзалары, Саба муниципаль берәмлеге Юнармия әгъзалары, шулай ук, хәрби комиссариат каршындагы ветераннар берләшмәләре әгъзалары катнаштылар.
Патриотик чара барышында Билгесез солдат, тыл хезмәтчәннәре һәм интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр куелды, Җиңү байрагы күтәрелде. Шулай ук, чара кысаларында “Бердәм Россия”нең “Яшь Гвардия”се активистлары Георгий тасмаларын тарату буенча акция уздырдылар. Алар катнашучыларга бәйрәм атрибутын ничек дөрес итеп кияргә кирәклеген искә төшерделәр.
“Без геройларыбызны, аларның батырлыкларын истә тотарга һәм бу хакта беркайчан да онытмаска тиеш",- дип фикерләре белән уртаклашты Яшь Гвардия активистлары.

#МолодаяГвардияРТ
#СабыМолодежь
#МолодежьТатарстана
#ЕдинаяРоссия
#своихнебросаем
#мывместе
#времяпомогать
#Zaмир
#ЕРТатарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев