Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тәүбәгә килмәгән райондашларыбызны төрмә көтә

2015 елның 1 июленнән җәмәгать судьялары практикасында РФ Җинаять кодексын тулыландырган 264.1нче статья нигезендә каралучы эшләр категориясе барлыкка килде.

Законга кертелгән үзгәреш бер ел эчендә аек булмаган хәлдә транспорт чарасы белән ике тапкыр идарә итүчене җинаятьче буларак квалификацияли. Шуннан соң һәркем үзенә тиешле нәтиҗә ясарга, хәмерне авызына да алмаска тиеш кебек. Ни аяныч, соңгы вакытта судка бер тапкыр җинаятьче буларак хөкем ителгәч, кабаттан, ягъни өченче тапкыр спиртлы эчемлек кулланганнан соң руль артына утыручыларга карата кузгатылган җинаять эшләре дә керә башлады. Мисалга, Язлы Арташ авылында яшәүче 44 яшьлек А. бер тапкыр административ җаваплылыкка тартылганнан соң 2015 елның 3 декабрендә исерек килеш техника йөрткән өчен җәмәгать судьясы карары нигезендә мәҗбүри эшкә тартыла, 2 ел да 6 айга "права"сыннан мәхрүм ителә. Җәза срогы үткәнннән соң 1 ел эчендә, ягъни 2017 елның 7 апрелендә кабат "Орион" мопеды белән аек булмаган хәлдә идарә иткәндә тоткарлана. Май аенда үткәрелгән ачык суд утырышында хөкем ителүче А. 264.1нче статьяда каралган җинаятьне кылуда гаепле дип табылды һәм 9 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә 7 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Ул бу чорда транспорт йөртүгә бәйле эшчәнлек белән дә шөгыльләнә алмаячак.

Түбән Шытсу авылында яшәүче 1985 елгы М.га карата кузгатылган эш тә даталары һәм техника төре белән генә аерыла. Ул да үткәннәрдән сабак алмый һәм быел 17 мартта Сатыш- Шытсу юлында "ВАЗ" автомобиле белән идарә идарә иткәндә ЮХИДИ инспекторы тарафыннан тоткарлана. Прибор йөртүче өреп чыгарган һавада 1,197 промилле алкоголь ачыклый. Судта билгеләнгәнчә, ул 264.1нче статья нигезендә җинаять җаваплылыгына беренче тапкыр 2016 елның 28 ноябрендә тартылган булган. Җәзаны үтәп бетергәнче үк (180 сәгатьлек мәҗбүри эш, 1 ел да 8 айга "права" алдыру) кабат исерек хәлдә машина белән идарә итә. Җәмәгать судьясы 5 майда чыгарган хөкем карары нигезендә ул 8 ай сынау срогы белән 6 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде.

Хөкем ителүчеләр икесе дә, әгәр суд йөкләмәләрен үтәмәсәләр, шартлы җәзаның колониягә җибәрү белән алыштырылачагы турында кисәтелделәр.

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев