Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Йомгаклау иншасы яздылар

Районыбызның урта мәктәпләрен тәмамлаучы 108 укучы 2017 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мөмкинлеген алу өчен 7 декабрьдә йомгаклау иншасы язды.

Чыгарылыш сыйныфлары укучыларының фикерләү сәләтен, сөйләм культурасын ачыкларга мөмкинлек бирүче сынау 2014 елда мәктәпләргә кире кайтарылган иде. Укучыларга инша язу өчен 4 сәгатькә якын вакыт бирелде. БДИ тапшыргандагы кебек үк, телефон һәм смартфоннардан, белешмә материаллардан, үзең алып килгән сүзлекләрдән файдалану тыелды, сынау барган классларда видеокүзәтү оештырылды. Иншалар өчен Мәгариф һәм фән министрлыгыннан җибәрелгән темалар сынау башланыр алдыннан гына игълан ителде. Алар: "Акыл һәм хис", "Намус һәм намуссызлык", "Җиңү һәм җиңелү", "Тәҗрибә һәм хаталар", "Дуслык һәм дошманлык". ". Иншалар "зачет" яки "незачет" системасы буенча бәяләнә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, район комиссиясе барлык укучыларга да "зачет" билгесе куйган. Иң соңгы нәтиҗәләр 21 декабрьгә кадәр билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев