Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

4нче ноябрь кичендә, Шекше мәдәният йортында яңа мәдәният сезоны ачылу һәм бәйрәм уңаеннан әзерләнеп, "Халык мәхәббәте" дип исемләнгән ял концерты узды [+фоторепортаж]

Тамашачылар район һәм республика күләмендә оештырылган җыр бәйгеләрендә катнашып килүче яшь җырчылар, Арча педагогия көллияте студентлары, әлеге уку йортының "Ләйсән" җыр ансамбле солистлары Гөлшат Мәхмүтова һәм Гүзәл Хәйртдинова дуэты; "Нур" театр коллективы үзешчәннәре Рәйсә Габделхакова, Алсу Гарипова, Рәкыйп Шәрипов, Фәнис Ибраһимов, Илнур Идиятов, Ләйсән Хисмәтова башкаруында скетч; халкыбызның кыйммәтле энҗе-мәрҗәнгә...

Тамашачылар район һәм республика күләмендә оештырылган җыр бәйгеләрендә катнашып килүче яшь җырчылар, Арча педагогия көллияте студентлары, әлеге уку йортының "Ләйсән" җыр ансамбле солистлары Гөлшат Мәхмүтова һәм Гүзәл Хәйртдинова дуэты; "Нур" театр коллективы үзешчәннәре Рәйсә Габделхакова, Алсу Гарипова, Рәкыйп Шәрипов, Фәнис Ибраһимов, Илнур Идиятов, Ләйсән Хисмәтова башкаруында скетч; халкыбызның кыйммәтле энҗе-мәрҗәнгә тиң рухи һәм иҗади мирасын тамашачыларга җиткерүче "Зиләйлүк" фольклор коллективы; шигъри җанлы авылдашыбыз, үз күңелендәге матурлыкны башкаларга да өләшүче Алсу Гарипова; , Алия Әмирова җитәкчелегендә курайда уйнау серләренә төшенүче Шекше төп мәктәбе укучылары ; нәфис сүз остасы Флёра апа Ханнанова; яшь җырчыларыбыз Зиннәтова Әдилә, Минһаҗев Булат һәм кызлар триосы (Гүзәл Мәхмүтова, Гөлия Рахматуллина, Раилә Хөсәенова) чыгышын карап үттеләр.

Алып баручылар Фәнүзә Сәгыйтова, Әмир Хисмәтов һәм Диләрә Мирзагалләмова тарафыннан сәхнәгә чакырылган һәр талант иясе халкыбыз мәхәббәтенә лаеклы. Сәнгать сөюче, иҗади күңелле менә шундый авылдашлар һәм тамашачылар булганда җирлегебездә мәдәният тормышы сүнмәс һәм сүрелмәс дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев