Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Агач утырту – изге гамәл [+фоторепортаж]

Табигать күзгә күренеп яшәрә, матурая бара. Тирә-юнебезнең күркәмлеге, әйләнә-тирә мохитебезнең чисталыгы бары үзебездән тора. Шул уңайдан чисталык икеайлыгы игълан ителеп, һәркемгә үз биләмәсен тәртипкә китерү, чүп-чардан арындыру бурычы куелды.

Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе ел дәвамында Сабаның матурлыгы, чисталыгы өчен зур тырышлык куя. Бу көннәрдә предприятие хезмәткәрләре Саба урамнарына агачлар утырту белән мәшгуль. Инде Вахитов, Гали Закир, Татарстан урамнарын тагын да яшелләндерү максатыннан 50 төп юкә һәм нарат агачлары утыртылган. «1 май бәйрәменә кадәр яңа Әбрар Кәримуллин урамына 120 төп миләш агачы утырту күздә тотыла. Утыртылган агачларны карап, тәрбияләп тору да зур көч сорый. Гали Закиров, Закир Йосыпов, Мәктәп, Сәйдәш, Кол Гали, Гадел Кутуй, Тукай урамындагы агачларның кәүсәләре агартылды, бу беренче чиратта агачларны төрле корткычлардан сак­лау булса, агарткач үзгә бер ямь дә өсти. Шулай ук күперләр буялып, тиешле тәртипкә китерелә. 9 Май бәйрәменә зур әзерлек эшләре бара, кыскасы, оешма хезмәткәрләрен колачлы эшләр көтә», - ди предприятиенең директор урынбасары Раил Йосыпов.

Фотолар шушы ссылка буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев