Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Авыл китапханәләре һәм авыл клублары “Экология елы” уңаеннан балалар өчен саф хавада чаралар уздыралар

Балалар өчен җәй - күңелле ял вакыты. Җәйге ялны күңелле дә, файдалы да уздырырга кирәк.

Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре табигатьтә "Чәчәкләр көне" уздырдылар. Балалар җәй турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр, хәрәкәтле уеннарда катнашып энергия җыйдылар.

Югары Шытсу авыл китапханәсе китап укучылары белән, Экология елы кысаларында, авылдагы чишмәләргә "Челтерәгез чишмәләр" исеме астында экскурсия оештырылды. Китапханәче Заһидуллина 2017 елның Экология елы булуы, табигатьнең бүгенге көндә бик нык пычрануы турында сөйләде. Авылыбыз чишмәләре нинди хәлдә, без аларга ничек ярдәм итә алабыз, экскурсия барышында чишмәләребезгә кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә сүз куешып юлга кузгалдык."Къәнәфи","Зәкәрия","Каршы як" чишмәләрендә булып, чишмәләр,ч ишмә юллары, балалар белән берлектә , чүп үләннәреннән чистартылды. Чишмә улаклары юылды. Аннан Каршы як чишмәсе тавында утырып ял иткән арада, "Көмеш кыңгырау" газетасына күзәтү үткәрелде, китаплардан шигырьләр, кыска хикәяләр кычкырып укылды. Алып килгән савытлар белән һәркем өйләренә чишмә сулары, чишмә буенда үскән җиләк букетлары белән сөенеп, бик канәгать булып таралышты.

Шекше авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Саймә" чишмәсендә һәм "Ар тавында" сәяхәттә булдылар. Максат: Дару үләннәре белән танышу, алардан гербарийлар ясау. Табигать күчтәнәче җиләк белән сыйлану.

Ике басу Арташ мәдәният йортында китапханә белән берлектә, толерантлык хисен саклап керәшен кардәшләребезнең "Питрау көне" уңаеннан болын чәчәкләрен җыю бәйгесе оештырылды. Бәйге "Иң матур букет", "Иң бай букет" һәм "Минем яратканнарым" дип исемләнгән өлешләрдән торды. Бәйгедә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев