Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Балачак" балалар бакчасына мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләп, лаеклы ялга чыккан өлкәннәр кунакка килде

Кичә бакчабызга хөрмәтле кунаклар - озак еллар буе Саба районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә мөдир булып эшләп, хәзер лаеклы ялда булган өлкәннәребез килде.

30 елга якын Саба районы мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече булып эшләп, мәктәпкәчә белем бирү эшчәнлеген матур һәм уңышлы күрсәткечләре белән алып барган Сабирова Гөлшат Риза кызы җитәкчелегендәге әлеге делегация балалар бакчалары тормышына тугры калып даими җыелып, яшь хезмәттәшләрнең тормышы белән танышып торалар. Әлеге буынның эшләүләре, аларның элеккеге шартларда ничек хезмәт куюлары безгә дә бик кызыклы һәм олы затларыбыз безнең бакчабызны карап, заманча һәм затлы булуын әйттеләр, һәр төркемне, бүлмәне карап яхшы җиһазлануына сокландылар. Районыбыз җитәкчеләренең матур һәм уңайлы балалар бакчалары белән әти-әниләрне сөендерүләренә куанып алар рәхмәтләрен җиткерделәр. Кунакларыбыз хөрмәтенә балалар белән берлектә концерт программасы әзерләдек. Балаларның татар халык биюләрен, башкарган җырларын һәм шигырьләрен бик җылы кабул итеп карадылар өлкәннәребез. Без аларга алдагы томышларында да саулык-сәламәтлек, куанычлар килеп торуын телибез һәм һәрвакыт буыннар шулай тату аралашып, фикер алышып һәм тәҗрибә уртаклашып яшәрбез дигән теләктә калабыз!

Лилия Вафина,

өлкән тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев