“Балачак” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар Лесхоз бистәсендәге дендрарийда булып кайттылар [+фото]
14 май Бөтероссия урман утырту көне уңаеннан уңаеннан, Сабаның 6 нчы "Балачак" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары Лесхоз бистәсендә урнашкан атказанган урманчы Н.М.Миннеханов исемендәге дендрарийда булдылар.
Биредәге үсентеләрне, агачларның күплеген күреп хозурландык. Биредә урман хуҗалыгы эшчеләре бик тырышып, 11,25 га җирдә матур ландшафт булдырып Ерак Көнчыгыш, Европа һәм Азиядән бик күп төр үсенте утыртканнар. Балалар һәр агачны бик кызыксынып карадылар, урманчы абыйлары сөйләгәнне тыңлап, үсентәләргә карап: "Без дә үзебезнең бакчада утыртасыбыз килә бу пихталарны" - дип кайттылар.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                
                        
                    

Нет комментариев