”Балачак” балалар бакчасында тыл ветераннары белән очрашу узды [+фото]
"Рәхмәт сезгә, исән калганнар Онытмабыз, һәлак булганнар!" Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган... Сугыш...
Меңләгән шәһәрләр җимергән, Җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Сугыш афәте фронтта гына түгел, тылдагы халыкка да бик зур авырлыклар алып килә. Физик көч түгеп хезмәт башкару бер хәл, иң аянычлысы фронттан килгән кара печатле хатлар. Ирләрнең сугыш кырында ятып калуы. Ләкин солдат хатыннары гомерләре буе ирләре истәлегенә тап төшермичә, тугры булып яшиләр, балаларын аякка бастыралар. Күпме күз яше, ялгыз аналар, ятим балалар...
Ирләр китте,кызлар елап калды ,
Шаулап калды иген өлгереп.
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше, карты, барысы өзелеп.
Әйе, авылда картлар, хатын-кызлар һәм балалар гына кала.Ә тормышны алып барырга кирәк иде- игенне дә игәргә, балаларны да ач-ялангач итмәскә, фронтка да төрле җылы киемнәр әзерләп, азык-төлек җибәрергә. Шундый олы йөрәкле, сабыр, фидакарь хезмәт ияләре бүген дә безнең арабызда яши. Дөрес аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Тыл ветераннарына булган ихтирам сугыш ветераннарына булган ихтирам белән тәңгәл булырга тиеш. Моны хөкүмәтебез дә шулай бәяли. Алар ничек яшәделәр икән? Бөек Җиңүгә үзләреннән нинди өлеш керттеләр икән? Бүгенге кунакларыбызның да балачагы сугыш елларына туры килгән, алар безнең якташларыбыз, тыл ветераннары - Мусина Накыя Сабир Кызы һәм Валеева Хәлимә Тимербай кызы. Сугыш башланганда Нәкыя апага бары тик 11 яшь, ә Хәлимә апага 12 яшь була. Аларны чакыруыбыз юкка түгел, балалар белән очрашуда алар сугыш чорында бала булсалар да тырышып, фронт өчен урман кисеп көч куйганнарын сөйләделәр. Колхоз басуында башак җыюлар, молотилка белән ашлык сугулар, Шәмәрдәндә поезд вагоннарына утын төяүләр, сал белән агач агырга барулар, урман кискәндә агач ташулар - болар барысы да якташларыбыз җилкәсендә була. Ул вакыттагы авырлыкларны кунакларыбыз күз яшьләре белән сөйләделәр, ә балалар аларны бик игътибар белән тыңладылар, гаҗәпсенеп проектор экранында күрсәтелгән фотоларны карадылар.
Нәкыя һәм Хәлимә апа өчен без - педагоглар һәм балалар белән берлектә "Кирәкми безгә сугыш" дигән театрләштерелгән музыкаль чара әзерләдек. Аның барышында авылдагы сабантуй бәйрәмендә сугыш башлану хәбәрен ишетү, фронтка озату, җиңү көнен көтеп алу мизгелләре күрсәтелде. Җиңү бәйрәме уңаеннан уртанчылар һәм зурлар-мәктәпкә әзерлек төркеме балалары башкарган "Катюша" биюе, "День Победы" җыры.
кунакларыбызга бик хуш килде. Күңелле итеп истәлеккә фотоларга төшкәч, хөрмәтле өлкәннәребез бакчабыз белән танышып чыктылар. "Хәзерге заман балалары бик бәхетле, бу уңайлыкларны, заманча эшләнгән спорт заллары, уен һәм йокы бүлмәләре - шаккатмалы! Илләребез тыныч булып, бер бала да сугыш афәтен күрмәсен, җитәкчеләребезгә сабырлык һәм олы рәхмәтләр әйтәбез!" - дип сокланып, кат кат догалар кылып китте алар безнең яннан. Без исә, Нәкыя һәм Хәлимә апага саулык сәламәтлек теләп алар кебек барлык тыл ветераннарына да олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, авыр хезмәтегез алдында баш иябез!
Лилия Вафина,
"Балачак" балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев