Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Бар бит әле яхшы кешеләр

Без, бертөркем өлкәннәр, август аенда «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял иттек, дәваландык.

Биредә эшләүче хезмәткәрләрнең өлкәннәргә карата мөнәсәбәтләре, төрле дәвалау процедураларындагы ягымлы мөгамәләләре сокландырды. Кайсы бүлмәгә генә керсәк тә елмаеп каршы алалар, һәркайда чисталык, тәртип күзгә ташлана.
Баш табиб Нәгыйм Алимов, директор Рөстәм Равилин, биредәге хезмәткәрләр Илзирә, Халидә, Рәмзия, Венера, Рания өлкәннәр тиешенчә ял итсен өчен көчләрен кызганмыйлар, ягымлы сүзләре белән ял итүчеләрнең рухларын күтәрәләр, яшәү көче өстиләр. Биредә төрле уеннар, концертлар, экскурсияләр оештырыла. Үзәктә өлкәннәргә ял итәргә дә, дәваланырга да, вакытларын күңелләре теләгән төрле шөгыльләр белән уздырырга мөмкинлекләр җитәрлек.
Алга таба да биредәге хезмәткәрләр башкаларга үрнәк булсыннар, авыруларның күңелләрен күтәрү өчен көчләрен кызганмасыннар иде. Аллаһ үзләренә дә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, күңел тынычлыгы бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев