Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Байлар Сабасы, чыннан да, бай икән!

Казанда Бөтендөнья татар конгрессы корылтае барган көннәрнең берсендә кунакларны республиканың төрле районнарына сәяхәткә алып чыгып киттеләр. Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Питрәч районнары тәкъдим ителде. Мин Саба районын сайладым һәм үкенмәдем.

Ике автобуста 83 кеше бардык. Районга кергәндә үк безне чәк-чәк, гармуннар белән кызлар-егетләр каршы алды. Район җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев автобуста микрофонны кулына алып, безгә Саба районының күпгасырлык тарихы, халкының тормышы, эшләре, уңышлары турында тулы мәгълүмат биреп барды. Әлеге төбәкнеңКгалимнәре, язучылары, бөек шәхесләре белән горурланып яшәве аңлашылды. Кунаклар өлгерә алган кадәрКСаба урман хуҗалыгы тарихиКмузеенда, китапханәдә, Боз сараенда, өстәмә белем бирү үзәгендә һәм башка урыннарда булдылар, һәр гүзәл мизгелне фотога төшерергә тырыштылар. Заманча техника белән җиһазландырылган Саба урманчылыгы белән танышу күпләрдә соклану тудырды. Халкыбыз гомер-гомергә кунакчыл булган шул - урманчылыкта да тәмле коймаклар, кыстыбый белән сыйларга мөмкинчелек таптылар. Без бик кадерле кунаклардай тойдык үзебезне. Өлкән яшьтәгеләр дә, картайдык индеКдип, моңаеп яшәми икән Сабада: үзләренең ансамбльләре бар, "Буран әбиләре" бер читтә торсын!

Әйе, юкка гына Байлар Сабасы дип аталмый икән бу төбәк дип уйлап куйдым. Чыннан да, бай төбәк. Һәр авылга асфальт юллар салынган.

Саба районы - Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның туган җире. Ә район белән бертуган энесе Рәис Миңнеханов җитәкчелек итә. Район башлыгы кунаклар белән Боз сараенда очрашты, сорауларыбызга җавап бирде.

Шуның кадәр күп кунакны соңыннан мул ризыклы табын үзенә жыйды. Кунакчыл хуҗалар истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар. Байлар Сабасында очрашу, кунак булу күңелләрдә җылы хисләр калдырды. Район җитәкчеләренә әлеге сәяхәт өчен яраткан газетабыз аша бөтен кунаклар исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәм. Киләчәктә дә тагын да зуррак уңышларга ирешеп, күпләр өчен үрнәк булып яшәвегезне дәвам итегез.

Наилә ӘХМӘДИЕВА. Ханты-Манси округы, Лангепас шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев