Бөек Җиңүдә аларның да өлеше зур!
1 июль көнне районыбызда яшәүче алты тыл ветераны үзләренең 90 яшен каршылады. Олуг юбилейлары уңаеннан Шәмәрдәндә яшәүче Гөлзәйнәп Басыйрова, Рәхимә Зәкиева, Миңнебикә Шәйхетдинова, Шекшедән Хәмидә Ситдыйкова, Олы Шыңардан Сания Солтанова, Ике басу Арташтан Әсмәбикә Фәттаховага - Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин тапшырды. Сугыш чоры...
1 июль көнне районыбызда яшәүче алты тыл ветераны үзләренең 90 яшен каршылады. Олуг юбилейлары уңаеннан Шәмәрдәндә яшәүче Гөлзәйнәп Басыйрова, Рәхимә Зәкиева, Миңнебикә Шәйхетдинова, Шекшедән Хәмидә Ситдыйкова, Олы Шыңардан Сания Солтанова, Ике басу Арташтан Әсмәбикә Фәттаховага - Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин тапшырды. Сугыш чоры балалары буларак, аларның барысын да охшаш язмышлар, кичерешләр берләштерә. Авыр елларны үтеп, тылда ир-атларны алыштырып, Бөек Җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Урман кисү, вагон бушату, окоп казу, урак уру, печән чабу һәм башка бик күп эшләрне үзләренең нәфис җилкәләре белән күтәрәләр. Сугыштан соң да төрле тармакларда эшләп, тырыш хезмәтләре белән ихтирам-хөрмәт казаналар. Бүгенге көндә балалары, туганнары тәрбиясендә, һәр тыныч көннең кадерен белеп, имин ил-күгебез өчен хәер-дога кылып яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев