Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Безнең районга – 6 грант

Республикада "2017-2020 елларда эш башлаучы фермерларга булышлык итү" ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурслы сайлап алу нәтиҗәләре билгеле булды.

Җиңүче 58 фермер 140 заявка бирүче арасыннан сайлап алынган һәм аларга биреләчәк грантның гомуми суммасы 140 миллион сум тәшкил итә. Саба районыннан җиңүчеләр - 6 булачак фермер, 3 кеше баллар җитмәве сәбәпле, конкурстан үтмәгән. Грант ияләренең проект юнәлешләре - сөт һәм ит җитештерү өчен мөгезле эре терлекләр үстерү, атчылык (Олы Арташ), сарыкчылык (Шәмәрдән), яшелчәчелек (Олыяз) белән шөгылләнү һәм бәрәңге игү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев