Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Чишмә суын... краннан [+фото]

Чәбки Саба авылында 39 кеше яши. Кечкенә генә бу авылда соңгы елларда үзгәрешләр шактый. 25 октябрьдә авыл халкын сөендерерлек тагын бер вакыйга булды. Авыл халкы өйдә чишмә суын куллана башлады. Суны моңарчы да йортка кергән кранны гына ачып аласы иде. Әмма:

-Су бик каты известьлы иде. Мунча яккач та икенче көнне савыт төбенә утырган юшкынны түгеп җәфаландык. Шулкадәр шатланам мин моңа, шулкадәр көттек, - ди шушы авылда гомер иткән Нурия Габдрахманова.

-Анысына да рәхмәт, ашау-эчүгә чишмәгә йөрсәк тә, малларга шул суны тоттык, - дип тормыш иптәше Сөләйман ага сүзгә кушыла.

Кирәкле барлык элементларга бай әлеге чишмәнең суы. Авылның чишмә ягында яшәүче Минзәлифә Абдуллина:

-Кыш көннәре кар көрте ерып булса да, эчәр суны шул чишмәдән ташыдым, - дип сөйли. - Менә хәзер өйгә килә, йомшаклыгы кул юганда ук сизелә.

Кыска срокта, әмма сыйфатлы итеп ясап чыккан Саба күп тармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы.

-Ай ярым эчендә, авылга кадәр 250 метр торба сузып, 5 метр тирәнлектә кольцолар урнаштырып, насослар куеп, суны башняга тутырып авылга чишмә суы килә торган иттек, игелеге булсын, - ди торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Илнур Хәбибуллин. - Авыл җирлегенә тирә ягын койма белән әйләндереп алырга гына кала.

Авыл эчендә, халык телендә Насыйбулла чиш­мәсе дип йөртелүче кизләү дә бар. Әмма болынлыкта челтерәп агып яткан, хәзер краннан агучы чишмәнең суын сыйфатлы һәм шифалы булуын әйтә авыл халкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев